Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте (+фоторепортаж)

1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.

Балтач авыл хуҗалыгы районы буларак, урта мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның күпчелеге дә авыл хуҗалыгы белән бәйле югары белем алу юнәлешен сайлый. Бүгенге очрашуда югары уку йортыннан килгән бертөркем вәкилләр - Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары А.Р. Гәрәев, Казан Дәүләт аграр университетының экономика институты директоры Ф.Н. Мөхәммәтгалиев, Казан Дәүләт аграр университеты доценты Ф.Н. Әүхәдиев, Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры В.Г. Софронов үз чыгышларында укучыларны белем алуның төрләре, факультетлар, студентлар тормышы, стипендия төрләре һәм күләмнәре, һөнәрләрнең актуальлелеге белән таныштырдылар, тулы мәгълүмат бирделәр.
Казаннан килгән кунаклар арасында Норма урта мәктәбен тәмамлап әлеге уку йортында белем алучы студент егетнең чыгышы укучыларда икеләтә кызыксындыру уятты. Студент тормышының төрле якларына тукталды ул. "Белем алып кына калмыйсыз, ә спорт белән дә, үзешчән сәнгать белән дә шөгыльләнергә вакыт табасыз. Төрле конкурс-фестивальләрдә дә катнаша аласыз. Актив булсагыз, яхшы укысагыз әйбәт кенә күләмдә стипендия алу мөмкинлеге дә бар", диде ул.
Очрашу Казан кунакларының укучыларга мөрәҗәгать итеп, "Сезне киләчәктә үзебезнең уку йортларының студенты итеп күрергә язсын!" дигән күтәренке рухтагы чакыру сүзләре белән тәмамланды. Әлеге чараны оештырган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм район мәгариф идарәләренә рәхмәт белдерәбез.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250