Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Балтач урта мәктәбендә ярминкә үтте (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбе бүген аеруча җанлы иде. Чөнки анда ярминкә гөрләде.

Ярминкә сәгать 11дә башлангыч сыйныфлар ягында башланып китте.Укучылар берсен-берсе уздырып кул эшләре, камыр ризыклары, салатлар, кайнатмалар, компотлар, тозлаган кыяр-помидорлар сатты. Аннан ярминкә югары сыйныфлар ягында дәвам итте. Монда исә чын ярминкә. Сатучылар үзләре куйган бәядән төшми, сатып алучыга якын килеп үз товарын оста итеп мактап, аны сатканчы тырыша. Ярминкә кунаклары өчен махсус бүлмәләр: кафе-барлар эшләде, матурлык салоннары хезмәт күрсәтте, көлдерү, куркыту бүлмәләре дә булдырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250