Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия укучылары фантастика илендә

Рус телле укучыларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру бик җиңел түгел. Әмма мөмкин эш икән. Дәресләрдә фантастик хикәяләр укыгач, 5сыйныф укучылары, төркемнәргә бүленеп, үзләре фантастик хикәяләр язып карады.

Төш
Эмиль дәрестә йоклап китте.Ул төшендә Булатны һәм Альбертны күрде.Дуслары киләчәктә йөриләр иде. Андагы кешеләр бик зур иде. Дуслар зур булмаган оча торган машинада утыралар иде. Альберт бер кеше янына килде һәм сорады: "Бу ничәнче ел?" Теге кеше Альбертка әйтте: "29634нче ел." Альберт шаккатты. Эмиль, Булат, Альберт кибеткә керделәр, ә анда коробкалар гына, башка берни дә юк. Коробкаларда әллә нинди хәрефләр. Булат бер коробканы алды да касса янына барды. Кассада робот утыра иде. Акчаны түләп, алар кибеттән чыктылар һәм коробка эчендә нәрсә бар икәнен карарга теләделәр. Шул вакытта Эмиль уянып китте. Дәрестә йоклап утырган өчен, Чулпан Мөдәрисовна аны орышты.
Эскин Эмиль, Степанов Альберт, Гайфуллин Булат.

Хыял
Бер елны без кызлар белән урманга бардык. Анда бер кечкенә шар күрдек. Без ул шарны кулга алдык һәм кинәт ниндидер планетага эләктек. Бу нинди сәер планета? Бөтен җирдә конфеттан ясалган өйләр. Мин кызлар белән бер өйгә кердем. Анда зефирдан ясалган кешеләр яши икән. Без шул кешегә эндәштек. Ул җавап бирмәде. Шул вакытта без кисәк кенә уяндык. Уянып китсәк, безнең алда укытучы басып тора икән. Без дәрестә йоклап киткәнбез икән.
Хисамиева Лиана, Аветисян Анжела, Гыйльманова Адилә.
Уен-көлке
Мин, гадәттәгечә, мәктәпкә бара идем. Урамда матур көзге көн иде. Мәктәпкә кадәр мин әйбәт килеп җиттем, һәм сыйныфташларга кушылдым.
- Карагыз! - дип кычкырды бер малай, һәм бөтен кеше башын өскә күтәрде. Бөтен кеше дә гаҗәпләнде. Безнең өстебездә зур НЛО әйләнеп йөри иде. Балаларның коты очты. Кинәт оча торган тәлинкәдән ниндидер җан иясе чыкты. Аның мөгезе, 12 күзе һәм куллар урынына капшавычлары бар иде.
- Син безнең белән барасың,- диде ул һәм НЛО га алып керде.
- Сәламлибез сине, җир кешесе, син безне таныйсыңмы?- диде бер җан иясе.
Мин баш белән тискәре селкеттем. Алар көлделәр.
Көтмәгәндә, шуларның берсе таеп егылды. Аның битеннән битлеге төшеп китте. Һәм бөтен җан ияләре үзләренең битлекләрен салдылар. Мин көлдем. Бу җан ияләре минем дуслар булган икән.
Бускина Лилиана, Хәкимова Аделина, Алмакаев Амаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250