Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каенкай» бакчасы мөдирләрне үзенә дәште (фото)

24 ноябрь көнне 4нче номерлы балалар бакчасында мөдирләр катнашында семинар узды.

Ул "Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары шартларында балалар бакчаларында белем бирү эшчәнлекләрендә лего-конструкторлар, робототехника куллану" дигән темага багышланган иде. Мөдирләр лего-күргәзмә һәм тәрбияче Рәмзия Мөхәммәтгалиеваның презентациясе белән таныштылар. Көн тәртибе буенча 2нче кечкенәләр төркемендә "Әкияти бакча" дигән сөйләм үстерү (тәрбияче Ләйсән Хуҗина), мәктәпкә әзерлек төркемендә "Логик мәсьәләләр чишәбез" дигән математика (тәрбияче Рәзинә Әхәтова), "Нәни пешекчеләр" дигән рус теле (тәрбияче Ильмира Галиәхмәтова) эшчәнлекләрендә LEGO-SOFT, LEGO-DUPLO, LEGO-CAFE куллануны карадылар.
Тәрбияче Рәмзия Мөхәммәтгалиева мәктәпкә әзерлек төркемендә өстәмә белем бирү түгәрәгендә LEGO-Education куллануны "Безнең нәни дусларыбыз" дигән тема белән күрсәтте, "Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары шартларында балалар бакчаларында белем бирү эшчәнлекләрендә лего-конструкторлар, робототехника куллану" темасына балалар бакчасында нинди эшләр башкарылуы турында видеоязма күрсәтте.
Балалар бакчалары мөдирләре LEGO- конструкторларның килеп чыгу тарихы турындагы презентацияне бик кызыксынып карадылар, "Биюче кошлар"дигән мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлнара Нотфуллина семинарны йомгаклап лего-конструкторларның балаларның үсешендә бик әһәмиятле урын алып торуын ассызыклады.
Гөлсияр Әхтәмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250