Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каенкай» «Көз бәйрәме»н гөрләтте

Кичә 4нче номерлы балалар бакчасында «Көз бәйрәме» гөрләде. Коллективның мондый төр чараларны бик кызыклы итеп үткәрә алулары әлбәттә профессиональлектән тора. Иртәнге якта ясле төркеме балалары үз һөнәрләрен күрсәтеп әти-әниләрен сөендерсә, кичке якта уртанчылар һәм зурлар җырга-биюгә осталыклары белән бүлештеләр. Бүгенге көндә ике кызым йөрүче әлеге балалар бакчасын мин бик яратам,...

Кичә 4нче номерлы балалар бакчасында «Көз бәйрәме» гөрләде. Коллективның мондый төр чараларны бик кызыклы итеп үткәрә алулары әлбәттә профессиональлектән тора. Иртәнге якта ясле төркеме балалары үз һөнәрләрен күрсәтеп әти-әниләрен сөендерсә, кичке якта уртанчылар һәм зурлар җырга-биюгә осталыклары белән бүлештеләр. Бүгенге көндә ике кызым йөрүче әлеге балалар бакчасын мин бик яратам, ә анда эшләүчеләрне ихластан хөрмәт итәм. Кичәге бәйрәмнән соң олуг рәхмәт сүзләремне бигрәк тә Илсөяр Ибраһимова белән Марина Муллагалиевага ирештерәсем килә. Күңелләре мәңге яшь әлеге ике ханым балаларыбызны бик якын күреп, һәрбер яктан талантларын ачарга тырышалар.
Бәйрәм барышында тәрбиячеләребезне нинди генә рольләрдә күрергә туры килмәде. Безгә кунакка керпе дә, аю да, кояш та, яңгыр да, болыт та, җил дә килде. Балалардан бигрәк үзебез бирелеп карадык бу тамашаларны. Шуның кадәр кызыклы да, күңел түрләренә үтеп керердәй хисле дә булды алар. Үз балаңның иптәшләре янәшәсендә җырлап-биеп, бөтен яктан ачылуын күрүдән дә зуррак сөенче бармы икән әти-әниләр өчен?! Афәрин әлеге бәйрәмне шундый күркәм итеп оештыручы һәрбер тәрбиячегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250