Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызи укытучылары бердәм булулары белән көчле

Мәктәпнең төп байлыгы - актив һәм иҗади эшләүче педагогик коллектив. Нык тупланган, көчле, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләүче педагогик коллектив - укучыларны уңышлы укытуның һәм тәрбияләүнең төп шарты.

Шундый коллектив белән генә эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә, прогрессив инновацион технологияләрне, методларны кулланып, замана белән бергә атларга мөмкин. Балаларга югары һәм урта белемле 34 педагог белем бирә. Аларның өчесе югары, егерме бише беренче квалификацион категорияле. Укытучылар һөнәри ярышларда актив катнашалар һәм җиңүләргә ирешәләр. "Ел укытучысы", "Укытучы-остаз", "Укытучы-мастер", "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннарны яулыйлар. Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге һәм кышкы спартакиадаларында алдынгы урыннарга һәм җиңүче дәрәҗәләренә ирешәләр. Үзешчән сәнгатьтә дә сынатмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250