Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбе укучылары «Һөнәрләр кичәсе»н зарыгып көтеп ала

Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләүче, Кенә мәктәбе ашханәсендә 17 ел пешекче булып эшләүче Әлфия Галимованы "Һөнәрләр кичәсе"нә очрашуга дәшкәннәр.

- Һөнәр сайлау ул бик тә җаваплы эш. Мин яхшы пешекче булачакмын, дигән уйны күңелемә кечкенәдән салып куйган идем. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше. Моңа ничек ирешергә соң? Югары әхлак, телең, тарихың, халкың белән горурлану… - болар синең аерылгысыз сыйфатларың булырга тиеш. Әлбәттә, хезмәт сөючәнлегең, тырышлык, чисталык, намуслылыгың булмаса, алга куйган максатыңа ирешә алмассың, - дип сөйләде Әлфия апа.
Шулай ук үз эшенең остасы, Балтач, Арча якларына данлыклы булган токарь Гомәр абый да бездә кунакта булды. Ул укучыларны токарь һөнәренә төшенергә өндәде, җәмгыятькә бик кирәкле профессияләрнең берсе дип ассызыклады. Аның өчен математика, сызым фәннәрен әйбәт белергә кирәк дип, киңәш бирде. Укучыларга токарный станокта мастер-класс күрсәтеп, балаларны шаккатырды. Кулларына күз иярми, үзе җитез, төгәл, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итте ул егетләр һәм кызларны. Без аны тагын үзебезгә осталыгы белән уртаклашырга чакырып калдык, дип хәбәр итәләр Кенә мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250