Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләйсән Шакирова балалар белән уртак тел таба белә

Кеше тормышын полиция хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Яшәешнең бөтен тармакларында да аларның өлеше зур роль уйный. Мәгариф өлкәсендә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Ләйсән Шакированың хезмәте зур игътибарга лаек. Ул даими рәвештә Балтач гимназиясендә булып, авыр хәлдә калган балалар белән эчтәлекле, мәгънәле әңгәмәләр кора....

Кеше тормышын полиция хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Яшәешнең бөтен тармакларында да аларның өлеше зур роль уйный. Мәгариф өлкәсендә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Ләйсән Шакированың хезмәте зур игътибарга лаек. Ул даими рәвештә Балтач гимназиясендә булып, авыр хәлдә калган балалар белән эчтәлекле, мәгънәле әңгәмәләр кора. Өлкән сыйныф укучыларына үзенең төпле киңәшләрен биреп, катлаулы мәсьәләләрдән чыгу юлын аңлата. Башлангыч сыйныф укучыларын җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра. Шул кагыйдәләрне бозу һәм тыелган эшләр башкарган өчен биреләчәк җәза чаралары турында да үтемле итеп аңлата. Ләйсән Маратовнаның балалар психологиясен әйбәт белүе һәм тәҗрибәле хезмәткәр булуы, гимназия белән бердәм булып, нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә, дип хәбәр итәләр Балтач гимназиясеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250