Мәктәпләрдә салым дәресләре
Укучылар арасында салым органнарының эшчәнлеген популярлаштыру, имиджларын күгәрү һәм салым буенча гра-моталылыкны арттыру максатыннан, ТР буенча Юнчы номерлы Районара Федераль салым хезмәте инспекциясе район мәгариф бүлеге катнашында 24-28нче октябрь көннәрендә район мәктәпләрендә Салым буенча белем көннәре үткәрде.
Әлеге чараның төп темалары: «Салымнар нигә кирәк?» һәм «Заманча салым түләүче». Дәресләр укучылар белән әңгәмә рәвешендә алып барылды. Балалар алардан Рәсәйдә бүгенге көндә эшләп килүче салым салу системасы, ил бюджетының керемнәрен формалаштырганда салымнарның әһәмияте турында күбрәк белде. Шулай ук укучыларның игътибарыннан салым органнары тәкъдим иткән электрон хезмәт тә читтә калмады. \ллллл/.г16. па1од.ги буенча махсус сайтка кереп, вакытны юкка әрәм итмичә, салымнар буенча бурычларың бармы-юкмы икәнен, шулай ук үз көчендә булган салымнар турында мәгълүматлар һәм башкаларны белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев