Әле кайчан гына ул мәктәп бусагасын атлап кергән иде. Өстендә - менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда - ап-ак тасмалар, күңелдә - ап-ак хыяллар...
Мәктәпне тәмамлаганга да дүрт дистә елга якын вакыт узган. Ә тормыш юллары аны мәктәптән барыбер аермады. Ул инде күптән үзе укытучы. Укытучы гына түгел, укытучылар укытучысы. Сүзем - Салавыч күппрофильле лицей директоры Закирова Люция Харис кызы турында.
Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан ул үзен бәхетле кеше дип саный. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучылары белән саубуллашыр вакыт җитте. Аларга карый да, моңсулана башлый. Очар кошларын очырган кош кебек тоя ул үзен. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып кала.
Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен алар да җыелып килерләр. Ә ул һаман да мәктәптә: бер «оя»сын үстереп озатса, икенче нәниләрен каршы ала. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымына дәвам итә.
Аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгы бушка китмәгән. Укучыларының уңышлары - ул күпьеллык хезмәт җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавына һич үкенми ул.
Тынгысыз җанлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле, таләпчән җитәкче, табигатьтән бирелгән көчле оештыру сәләтенә ия кеше ул Люция Харисовна. Укытучылар коллективы белән беренче эш көннәреннән үк укучыларның, эшкә килгән яшь белгечләрнең сәләтен һәм аңын үстерүне, танып-белү күнекмәләрен формалаштыруны, тормышка әзерләүне үзенә максат итеп куеп эшли.
Аның хезмәте нәтиҗәсе - бүгенге көндә укучыга югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә уку, туган авылыбызда, илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле кешеләр булып яшәү бәхетенә ирешергә ярдәм итте. Үзе кырыс булып күренсә дә, һәр баланың, һәр белгечнең иҗади уңышына сөенә белә. Коллектив белән кулга-кул тотынып, бер-берсен аңлап, бердәм булып эшләү нәтиҗәсендә ул җитәкләгән лицей укуда, хезмәттә, спортта, иҗатта бик зур уңышларга иреште.
Ике ел Рәсәй, бер ел Татарстан күләмендә «Ел мәктәбе» исеменә лаек булды, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, «Татарстанның иң әйбәт мәктәбе», сәламәтлек буенча өч мәртәбә Алтын дәрәҗәдәге мәктәп һәм башка проектлар, конкурслар җиңүчесе.
Люция Харисовна үзе дә югары категорияле белгеч, «Татарстанның атказанган укытучысы». Әгәр аның утыз елдан артык педагогик эшчәнлегенә, укытучы роленә кереп, билге куйсаң, зур итеп ике «5»ле куеп булыр иде. Һәм 55 яшьлек гомер бәйрәменә иң зур бүләк, хезмәтенә-тырышлыгына иң зур бәя дә әнә шулдыр, мөгаен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев