Укытучы булып туарга кирәк!
Нурзалия Фаековна - шушы авыл кызы. Җиде яшеннән әнисез калуы, аны тормышта үз юлын үзе ярып барырга өйрәтә.
Табигатьнең сихри бер мизгеле. Язның иң хозур, иң матур чагы - ул алмагачларның чәчәк атуы, сайрар сандугачларның чут-чут итеп таң алдыннан сайраулары, күкеләрнең берсеннән-берсен уздырып моңлы һәм серле итеп кычкырулары. Бу чор һәр кешене уйландыра, табигать-Анабыз биргән матурлыкны югалтмаска, өлкән буынга игътибарлы булырга һәм сак карашка өнди. Шул мизгелне күзәтеп, мәктәп ишегенә юнәләм.
Эчтә шау - шу, һәркем үз эшендә.Укучылар дәрескә йөгерә, укытучылар кыңгырау шалтырауга балалар янына ашыга. Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул чоңгылга ияртә...
Шул мизгелдә йомшак тавыш ишетелә. "Исәнмесез, ни хәлләрегез бар? Исән - имин генә барыгыз да килеп җиттегезме?" Аның кояш кебек балкыган, һәрчак синең хәлеңне белергә онытмаган, ягымлы йөзе генә дә, бу шау - шулы мәктәп мохитенә канатланып кереп китәр өчен көч бирә. Сүзем, укытучылар, укучылар, әти - әниләр, авыл халкы арасында олы ихтирамга лаек, үзенең матур эшләре белән районда таныш булган, шат күңелле, ачык йөзле, мөгаллим, коллегам Гарифҗанова Нурзалия Фаек кызы турында.
Бәләкәй чагымда мин укытучы булуы бик җиңел дип уйлый идем. Ләкин үзем укытучы булгач, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. "Укытучы булып туарга кирәк" - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Нурзалия ханымда бу сыйфатларның барысы да бар.
1990 елда Шеңшеңәр мәктәбенә эшкә килдем мин. Шул вакыттан инде Нурзалия Фаековна белән иңгә - иң куеп хезмәт итәбез. Ул - коллега буларак, бик ярдәмчел, гади, кешелекле. Иң беренче чиратта мин аңа кеше буларак бәя бирер идем. Ул шундый тыныч, сабыр, игътибарлы, ихтирамлы кеше. Беркайчан кешегә тавыш күтәреп, начар сүз белән, күңелен кайтарырлык итеп әйтмәс. Олыны - олы, кечене кече итә белә. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Нурзалия апа көчен кызганмый. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы.
Нурзалия Фаековна - шушы авыл кызы. Җиде яшеннән әнисез калуы, аны тормышта үз юлын үзе ярып барырга өйрәтә. Үги әнисен дә бик җылы сүзләр белән генә искә ала ул. Бик зирәк, акыллы бала булып үсә. Смәел урта мәктәбен "5 ле билгеләренә генә тәмамлый. Ул заманда мәҗбүри колхозда калдыру иде бит. Аны да шул язмыш көтә. Хезмәт юлын 1978 елда ук башлый, бер ел колзхозда сыерлар сава. Уку теләге көчле була. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1983 елда туган авылына кайта, шушы авыл егете Хәлил белән тормыш корып җибәрәләр. Аннан детсад, Смәел урта һәм Шеңшеңәр мәктәбендә хезмәтен дәвам итә ул. Барысы бергә 43 ел, аз гомер түгел бит. 16 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли, 6 ел шушы мәктәпне җитәкли. Коллегам буларак, мин аңа сокланам. Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. Шуңа да Нурзалия Фаековна район, республика, Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда ел саен призлы урыннар яулаулары да - аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен югары бәяли. Күп санлы бүләкләре өстенә, Россия мәгариф министрлыгының Почет грамотасы иясе дә ул. Хезмәт ветераны, авыл, район советы депутаты вызыйфаларын башкарган хезмәткәр.
Алар алты кыз үсәләр, Нурзалия апа төпчеге. Авылның ипле, эшчән хатыны Гөлсем апа балаларга әни булып килә. Үги әни дисәләр дә, бу таләпчән апаны балалар якын итәләр. “Әти –әниләр җыелышына үзем барам, мине анда президиумга утырталар, кызлар яхшы укыгач,” – дип, үзе китә иде дип сөйли Нурзалия апа. Матур киенәләр, тәмле ашыйлар, аңа ярарга тырышып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Үзен дә матур итеп тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Шуңа күрә алар аңа бүген дә бик рәхмәтле.
Кызлар барысы да югары яки махсус белем алып, абруйлы урыннарда эшләп, лаеклы ялга чыгалар, оныклар тәрбиялиләр. Бер-бер артлы алты кыз туганда, шигъри җанлы әтиләре Фаекъ ага бик тә малай көткән. Нурзалия апага, төпчек кызына, туйда:
“Алты кызым, алты кияү булды,
Ун оныкка бары бер малай.
Кызым, кияү, сездән көтәм малай,
Алып кайтыгыз, давай”- дип яза ул.
Аның теләге кабул була: Нурзалия апа ире Хәлил абый белән өч ул үстерәләр. Уллары, Рөстәм, Разил, Расих нәкъ үзләре кебек ачык йөзле, ихтирамлы, тырыш балалар. Шушы мәктәпне алтын, көмеш медальләргә бетереп, югары уку йортларын тәмамлап, тормышта үз урыннарын тапкан егетләр. Ростәмнең Балтачта үз зше бар – машиналар ремонтлый, күпләргә таныш егет. Килене Голүсә больницада, шәфкать туташы. Разиллары Чепья кызы Резеда белән Казанда яши. Расих Ләйсән белән Түбән Кама химия заводында инженерлар.
- Бик матур, тату гаиләгә килен булып төштем мин, - ди Нурзалия ханым үзе. Миңа бу гаиләдә бик җылы мөнәсәбәттә булдылар. Әгәр мин үземнең эшемдә, тормышымда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда мине һәрвакыт аңлап, һәр нәрсәдә ярдәм итеп рухландырып торучы таянычым, киңәшчем иремә рәхмәтлемен.
Тугры хәләл җефете Хәлил абый белән бергә үткән гомер юллары һәркемгә үрнәк, хөрмәткә лаек. Алар икесе бербөтен. Авыл тормышы үзенең актив кешеләре белән матур. Алар төп хезмәтләреннән тыш төрле җәмәгәть эшләрен башкара, бәйрәм чараларын мавыктыргыч итеп үткәрә. Хәлил абый оста гармунчы, җырчы булса, Нурзалия апа – биюче. “Мин үземне белгәннән бирле сәхнәдә инде, ”- ди ул. Алар киң күңелле, җор сүзле булулары белән дә ихтирам яулый. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкиндер ул.
Бүген Нурзалия ханым белән Хәлил әфәнде биш оныкка сөенеп туя алмыйлар. Бөтен кешелек дөньясына ямь биреп, елмаюлары белән иркәләп, җылы карашлары белән назлап, акыллы фикерләре белән ак юл күрсәтеп зур, матур, тату гаилә булып яшиләр.
Сүземне Хәмидә Идиятуллинаның шигыре белән бетерәсем килә:
“УКЫТУЧЫ БӘХЕТЕ “
«Яшь калуның сере нәрсә?» - диеп,
Сорасалар әгәр кешеләр.
Кыңгыраулы мәктәп елларына
Рәхмәтлеләр безнең ишеләр.
Мәктәп безнең икенче йорт булды,
Дөнья мәшәкәте онтылды.
Картайганчы, ярсу атлар кебек,
Күңелебез шунда омтылды.
Җәйләр җитсә, көзне көтә идек,
Көзләр җитсә, көттек язларны,
һәр балага бүлдек тигез итеп
Йөрәктәге булган назларны.
Шуңамыдыр күңел сизми калган
Гомерләрнең көзе җиткәнен...
Чал чәчләрдә җилләр шаяралар,
Искә төшереп яшьлек үткәнен.
Ә шулай да без бик бәхетлеләр,
Яшәдек гел янып, рухланып.
Балаларның керсез күңеленнән.
Якты күзләреннән нур алып.
Узсалар да еллар агымсудай,
Яшьлек шаулап үтеп китсә дә,
Йөрәгебез һаман япь-яшь калды,
Гомерләрнең көзе җитсә дә.
Гөлсинур Кәримова,
Шеңшеңәр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев