Көннәр суыткан саен салкын тиюләр көчәя. Грипп афәте дә ерак йөрми. Борын тыгылу, төчкерү, йөткерү, югары температура... кем генә мондый чирдән өркеп тормый икән?! Вируслы чирләр бигрәк тә яман, бүген берәребез авыртса, икенче көнне үк икенчебезгә йога. Табиблар быелгы салкын тиюләрне ноябрь, декабрь айларында көчәер дип фаразлый.
Шул чорда грипп эпидемиясе дә куркыныч яный. Шуңа күрә, табиблар хәзердән үк гриппка каршы прививкалар ясатырга өнди. Бу хакта тулырак районның баш табибы урынбасары Чулпан Илдар кызы Мөхәммәтгалиева белән сөйләшәбез.
- Чулпан Илдаровна, беренчедән, декрет ялыннан соң эшкә тәүге чыккан көннәрегез белән! Икенчедән, районга күп күләмдә вакцина кайтты дип беләбез. Ул кемнәргә каралган?
- Ел саен сентябрь аеннан гриппка каршы прививка ясала башлый. Беренче чиратта кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә эшләүчеләргә, әйтик, укытучыларга, тәрбиячеләргә, банк, почта, полиция хезмәткәрләренә, 18 яшькә кадәрге балаларга, студентларга, хроник чирләр белән интегүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга, һәм әлбәттә, үзебезнең медицина хезмәткәрләренә ясала. Быел 13530 кешегә вакцина каралган, шуның 10010сы - зурлар, 3520се балалар. Бүгенге көндә кайткан беренче партия прививка ясалып бетте, ягъни 4240 кешегә привика ясалды дигән сүз. Тагын 2400 данә кайтты. Хәзерге вакытта шунысын ясау белән шөгыльләнәбез.
- Яшерен - батырын түгел, вакцинаның түләүлесе нәтиҗәлерәк, диләр...
- Түләүле прививканы Казанга барып түләүле клиникаларда гына ясатырга була. Барыбер шул гриппка каршы вакцина инде ул. Үз участок табибы карамагында түләүсезен эшләтеп булганда, әлеге мөмкинлекне кулланырга кирәк дип уйлыйм.Чөнки грипп белән авырмауның бердәнбер ышанычлы юлы - ул вакытында прививка ясату.
- Күп кенә әти-әни баласына гриппка каршы прививка ясатуга каршы. Барыбер авырта, организмы хәлсезләнә. ди... Иммунитетны гына какшата ул прививка дигәнгә ничек карыйсыз?
- Балаларга килгәндә, барлык балага да гриппка каршы прививка ясалган булырга тиеш, бигрәк тә мәктәп укучыларына. Бакча яшендәгеләргә 1яшь тә 6 айдан башлап ясала. Балалар өчен махсус вакциналар кайта. Үземнең дә ике балам мәктәп яшендә. Яшь ярымнан башлап ел саен гриппка каршы прививка ясатам. Кечкенәсе яшь ярымлык. Алла боерса, аңа да ясатырмын дип торам. Зурларныкы аерым, "Совигрипп" дип атала,Уфада эшләнгән. Ел саен шуны кулланабыз. Зыяны күзәтелгәне юк.
Йөкле хатыннар өчен дә аерым вакцина бар.
- Гриппның беренче билгеләре турында искә төшереп алыйк әле...
- Кайбер кешеләр прививка ясатсам да грипп белән авырдым, диләр. Грипп белән гади ОРВИны (кискен вируслы инфекция) бутамаска кирәк. Грипп ул куркыныч йогышлы инфекцион авыру, температура 39-40 градуска кадәр күтәрелеп, кискен хәлсезлек һәм буын-мускул авыртуы белән башлана.Тән температурасы 7 көнгә кадәр югары тора. Аңа тагын коры ютәл, бик каты тамак авыртуы хас. Температура 37-38 булып, борын агып, сирәк йөткереп йөрү грипп түгел, ОРВИ гына.
- Чулпан Илдаровна, сез егерме елдан артык шушы җирлекнең табибәсе. Хезмәт тәҗрибәгездә грипп инфекциясе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булдымы?
- Грипптан соң өзлегүләр бик куркыныч, аеруча да яшь балалар, йөкле хатыннар, хроник авырулар өчен... Үлем очраклары да булырга мөмкин. 2015 елда безнең районда үпкә ялкынсынуы белән авыручыларның 80 процентында грипп вирусы табылган. 2016 елда - 102, быел исә 27 кеше безнең районда үпкә ялкынсынуы чире белән авырган. Шуңа күрә, барлык район халкына мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә, гриппка каршы прививка ясатудан курыкмыйча, вакытында (сентябрьдә иң кулай вакыт, чөнки гриппка каршы организма иммунитет ясалуга 1 айлык вакыт кирәк) медицина учреждениеләренә килергә кирәк. Үзең дә, якыннарың да сау-сәламәт булып яшәүләргә һәм эшләүләргә ни җитә!
- Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Уңышлы хезмәт көннәре теләп калабыз.
Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.
Автор фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев