Витаминнар үзебезнеӊ бакчада үсә
Июль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Безгә авыл җирендә яшәгәч, сатып аласы юк, иренмичә үстер һәм иренмичә җый гына . Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы.
Кузгалак - тәмле һәм файдалы яшелчә. Аның яшь үсентеләре төрле авырулардан дәва. Кузгалак С, К, Е, В группасы витаминнарын һәм тимерне үз эченә ала.
Помидор - искиткеч файдалы. Анда бөтен төр файдалы элементлар һәм минераль матдәләр: кальций, натрий, фосфор, тимер, йод, хлор, магний, кремний бергә тупланган. B1, B2, B3, B6, B9, E, күбрәк C витамины бар. А витамины табигый антиоксидант булып тора.
Татлы борыч - июль аендагы төп яшелчәләрнең берсе. Цитруслыларга караганда анда С витамины күбрәк. Шулай ук татлы борычта кальций, фосфор, В1, В2, РР витаминнары күп күләмдә. Белгечләр аны иммунитетлары начарланган, тән авырулары һәм анемия булучы кешеләрнең рационына кертергә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев