Грипп әлегә районыбызга үтеп кермәгән
- Бүгенге көндә декабрь башы белән чагыштырганда, районыбызда ОРВИ белән авыручылар саны бик нык артты. Ай башында 5-6 гына кешегә шундый диагноз куелса, бүгенгә 12-14 кеше ОРВИ билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.
Күп кенә укучыларыбыз грипп белән ОРВИ нәрсәсе белән аерыла соң ул дигән сорау бирә. Әлеге язмабыз һәм рәсемнәр ярдәмендә без бу сорауга җавап биреп үтәргә тырышырбыз.
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый.
Кешегә грипп тудыргыч вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска күтәрелә, кеше туңа, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомум хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән без башка кеше ютәлләгәндә яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкинбез. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмга эләккән вирус 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5-2 атнадан соң гына көчәя. Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора. Өзлегү бактерия микрофлорасы активлашу белән аңлатыла. Пневмония, синусит, отит күзәтелергә мөмкин.
Гриппның беренче билгеләрен әле безнең эрага кадәр V гасырда ук бөек Гиппократ тасвирлап калдырган. Шул заманнардан бирле кешелек дөньясы әлеге чиргә каршы бик күп чаралар уйлап тапкан. Түбәндәге чараның иң яхшы ягы шул - ул йөз процент натураль. Дөрес, ул чирнең башлангыч чорында нәтиҗәлерәк. Әмма «яулап алу» бөтен куәтенә барганда да, төп дәвалануга өстәмә буларак ул бик файдалы.
Борынгы греклар гриппны изгән сарымсак белән дәвалаганнар. Аның составындагы аллицин дигән актив матдә инфекциягә каршы шактый көчле чара, ул хәлсезләнгән иммунитетка ярдәмгә килә.
Дәвалау: дарулар куллану (грипка каршы гамма-глобулин, вируска каршы, тән температурасын төшерүче дарулар, витаминнар һ.б.), физиотерапия (ингаляция, УШ-нурланыш һ.б.). Ихтимал булган өзлегүләр: менингит,миокардит, пневмония, синусит һ.б. Авыруны искәртү өчен вакцинация үткәрелә, организмны чыныктыру, авыруларны изоляцияләү, вируска каршы һәм иммунитетны көчәйтүче препаратлар тәкъдим ителә һ.б. Грипп һәм кискен тын юллары авырулары - вируслы чир, аларны дәвалаганда антибиотик кулланылмый. Алар өзлегүләр булганда гына тәгаенләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев