4 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Танылган хәйрияче Әсгать ага Галимҗанов вафат
Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды.
-
Районыбыздагы банклар бәйрәмнәрдә ничек эшли
"Сбербанк" - 4, 6, 8 гыйнварда 13.00 сәгатькә кадәр, 9 гыйнварда 13.30 сәгатькә кадәр эшли. "Россельхозбанк" - 11 гыйнвардан гына эшли башлый. "Татфондбанк" - 11 гыйнвардан гына эшли башлый. "Ак Барс" банк - 5, 6, 8 гыйнвар көннәрендә 14.00 сәгатькә кадәр эшли.
-
Лилиябез Германияне бик ошатып кайткан
Көшкәтбаш авылында яшәүче Лилия Төхфәтуллинаның Германиядә төшкән фотоларын күргәч, аның чит илләрдә нишләп йөрүен сорамый кала алмадым.
-
Төзүчеләр урамында һаман да “лежачий полицейский”лар юк
Бу хакта сайтыбызда беренче мәртәбә генә язуыбыз түгел, тик җәйдән бирле ничә ай үтте, тик бу проблеманы шушы урамда яшәүчеләрдән башкалар күрмәде.
-
“Ак барс” календарендә Рөстәм Миңнеханов
2016 ел - "Ак барс" хоккей командасының юбилей елы. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан клуб юбилей календаре чыгарган.
-
Бүген Балтачта елның беренче баласы туган
Бүген 2016нчы елның беренче баласы туды. Түнтәр авылыннан Хәлимә Заһретдинова көндезге 1 тулып 20 минутта кыз бала алып кайтты.
-
Хушлашу сүзе
Фотода Габдулла абый хәләл җефете Наҗия апа белән, кулында агачтан уеп ясалган "Легендар бөркете". 2015 ел, 9 сентябрь. Авылыбыз җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде, 29 декабрьдә күптөрле талант иясе булып, авылда, районда гына түгел, республикада танылган Габдулла Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчте.
-
Ераклардан килгән мактау һәм рәхмәт сүзләре
- Хөрмәтле Фәнүзә һәм Айдар Гыйматовлар, - дип башлана 21250-Г номерлы хәрби бүлек командиры, полковник А. Полянскихның хаты. - Улыгыз Рөстәм хәрби хезмәте барышында үзен бары уңай яктан гына тәкъдим итә, ул намуслы һәм дисциплинар солдат. Үзеннән олыларны хөрмәт итеп, иптәшләренә үрнәк булып тора.
-
Исемең матур, кемнәр куйган...
Районыбызда 2015нче елда иң күп кушылган исемнәр.
-
Грипп әлегә районыбызга үтеп кермәгән
- Бүгенге көндә декабрь башы белән чагыштырганда, районыбызда ОРВИ белән авыручылар саны бик нык артты. Ай башында 5-6 гына кешегә шундый диагноз куелса, бүгенгә 12-14 кеше ОРВИ билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.
-
Аязның бәхете Алишер Ахматхожаевтан булды
Ялларда авылга кайткач, балалар яныбызда бөтерелеп, урамга чыгарга сорый, килендәшем Эльвира белән: "Юк, аяк асты бик бозлавык, егылып берәр җирегезне сындырырсыз тагын", дип чыгармадык.