Бу хакта сайтыбызда беренче мәртәбә генә язуыбыз түгел, тик җәйдән бирле ничә ай үтте, тик бу проблеманы шушы урамда яшәүчеләрдән башкалар күрмәде.
Бигрәк тә яшь әниләргә кыенлыклар тудырды ул махсус сикертмәләр ясамау. Машиналар тыз-быз урамыбыздан чабалар гына, әле ике машина бер-берсен узып китәргә юл кырыеннан коляска белән баручы аналар комачауласа, "матур" сүзләргә коендырып китәргә дә күп сорамыйлар. Менә хәзер бигрәк тә аяк асты тайгак вакыт, ялгыш кына таеп егылсаң да, туктап торуны кирәк санамаслар шул, өстеңнән генә чыгып китәрләр.
Нет комментариев