Районыбызда 2015нче елда иң күп кушылган исемнәр.
Район ЗАГС (ГХАТ) бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елда районыбызда иң күп кушылган исемнәр: Динә, Кәрим, Мәрьям, Әдилә, Раян, Камил һәм Ислам икән. Көек, Бөрбаш Сәрдегәне авылларында быелгы ел малайлар елы булса, Сәрдектә исә өч гүзәл кыз бала дөньяга аваз салган. Маймыл елында да районыбызда балаларыбыз күп туып, исән-сау булып, әти-әниләренә игелек күрсәтсәләр иде.
Нет комментариев