Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Аязның бәхете Алишер Ахматхожаевтан булды

Ялларда авылга кайткач, балалар яныбызда бөтерелеп, урамга чыгарга сорый, килендәшем Эльвира белән: "Юк, аяк асты бик бозлавык, егылып берәр җирегезне сындырырсыз тагын", дип чыгармадык.

Ләкин күрәчәктән узмыш юктыр шул, күз карасыдай саклап та, диваннан егылып төшеп Аязыбыз кулын сындырды. Килендәшем баласын кулына алып, елый-елый аны тынычландырып, тиз генә әзерләнергә кушты. Көшкәтбаштан "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә барып җиткәнче ярты сәгатьләп кенә вакыт узса да, безгә ул бик озак кебек тоелды. Ярый әле Аяз сабыр булып, бер дә еламады, кайда булуыбызны гына сорап барды. "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә 26 декабрь киче бер дә тыныч булмаган ахры, хезмәткәрләрнең йөзенә чыккан иде.

Рентгенга төшергәч, бераз көтеп утырган арада, шунда эшләүче Альфира апа снимокны төшереп бирде, бу вакытта бүлектә башка бер хирург бар иде (исемен күрсәтәсем килми), ул снимокны карап: "Двойной монда, Казан", дип кенә чикләнде, бала янына килмәде, күрәсең чираты түгел иде бугай. Шул арада кайтып та китте, килендәш белән бер-беребезгә карашып аптырашта калдык, тик минут эчендә кабат ишек ачылып бер ир-ат килеп керде.
Районыбызга яңа хирурглар кайту турында ишетсәм дә, күргәнем юк иде әле, ә безнең бәхеткә туры килгән хирург Алишер Ахматхожаев булып чыкты. Ул кичекмәстән снимокны карап: "Двойной перелом", диде дә, яныбызга килеп, баланың хәлен сорашты, аннары гипс салачагын әйтте, әле тагын эчкә җылы кертердәй сүзләр дә өстәп куйды, гипс салганнан соң кабат снимокка төшереп, дөрес ялганганмы икәнен карагач, Казанга җибәрүнең кирәк булмаячагын да җиткерде.
Белгән бөтен догаларны укып, икенче рентген нәтиҗәсен көтәргә тотындык. "Все отлично у вас, в Казань ехать не надо", дигән сүзләрен ишеткәч, бездән бәхетле кеше юк иде. Шушы хәлдән соң атнадан артык вакыт узды, тик бу кич әле бик озак күңелдә сакланыр. Аяз да кулын күрсәтергә барган саен шул әйбәт абый киләме соң дип сорый икән хәзер. 4 яшьлек бала да яхшы күңелле кешеләрне үз итә шул. Аяз да, аның әти-әнисе дә Алишер Ахматхожаевка бик рәхмәтлеләр, чөнки ул кичтә энебез аның кулына эләкмәгән булса, Казанга җибәрүләре дә көн кебек ачык иде. Ә чит җирдә без кемгә кирәк соң?
Фото: zdrav.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250