Ераклардан килгән мактау һәм рәхмәт сүзләре
Төрлесе

Ераклардан килгән мактау һәм рәхмәт сүзләре

- Хөрмәтле Фәнүзә һәм Айдар Гыйматовлар, - дип башлана 21250-Г номерлы хәрби бүлек командиры, полковник А. Полянскихның хаты. - Улыгыз Рөстәм хәрби хезмәте барышында үзен бары уңай яктан гына тәкъдим итә, ул намуслы һәм дисциплинар солдат. Үзеннән олыларны хөрмәт итеп, иптәшләренә үрнәк булып тора.

Арбаш авылында яшәүче Гыйматовлар гаиләсе хәрби хезмәттә булган улларын сагынып, аның кайтыр көннәрен санап үткәрсәләр дә, газизләре турында язылган мондый әһәмиятле хатлар әти-әни күңелендә горурлык хисләрен тудырмый кала алмый. Афәрин диясе килә шундый батыр уллар үстерүче әти-әниләргә!



250

Нет комментариев