Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Лимонның без белмәгән серләре

Сәламәт булыгыз!

Лимон составында витаминнар күп: матдәләр алмашын көйли, тукымаларны тукландыра торган С витамины; А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай.

Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы — иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

erid: 2VtzqumtM4F

Ишетнүне яхшырту өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.

Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Дания Нәгыйм

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B