Ни өчен аяк-кулларны көзән җыера?
Аяк-кулларны көзән җыеру күпләргә таныш. Аеруча төнлә бу күпләрне борчый.
Аяк-кулларның оюы бик җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Әмма бу һәрвакыт алай түгел.
Кайбер чакта көннең башкача үтүе дә моңа сәбәпче булырга мөмкин:
- Көндез озак итеп җәяү йөрү, яисә физик күнегүләр белән шөгыльләнү.
- Һөнәр үзенчәлеге. Мәсәлән, сатучылар, укытучылар көне буе аякта басып торырга мөмкин.
- Эссе көнне кинәт кенә салкын суга керү.
- Организмда тимер җитмәү.
- «Аю табанлы» булучылар еш кына көзән җыерудан интегә.
- Организмга су җитешмәве.
- Атеросклероз, тромбофлебит, варикоз һәм башка кан тамырлары, буын авырулары булганда да аяк-кулларны еш көзән җыера.
- Ниндидер тирән хисләр кичергәндә дә мондый хәл еш күзәтелә.
Нет комментариев