Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар
Сәламәтлек

Татарстанда битлек режимын 2022 елга кадәр озайттылар

Коронавирус аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне озайту турында карар имзаланды.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россиядә Covid-19 аркасында кертелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында карар имзаланды. Моңа битлекләр, антисептиклар куллану, социаль дистанцияне саклау керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Санитар кагыйдәләрнең үзгәрүе турында карар бар. Алар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Моңа битлек режимы да керә», — диде Авдонина.

Ул уңай санитар-эпидемиологик вазгыять булганда, яз көне битлек режимын бетерүне карарга мөмкиннәр дип өстәде.
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев