Вирусмы? Бактериямы?
Ничек дәваланырга?
Вируслы һәм бактериаль инфекцияләрне төгәл ачыклау өчен, анализлар буенча табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомум кан анализы тапшырган очракта:
Вируслы инфекция булса:
- лейкоцитлар саны нормада яки нормадан бераз кимрәк була,
- лимфоцитлар һәм моноцитлар арта,
- нейтрофиллар, СОЭ аз гына кимегән яки нормада була.
Бактериаль инфекция булса:
- лейкоцитлар арта,
- нейтрофиллар арту, лимфоцитлар саны кимү,
- метамиелоцитлар һәм миелоцитлар булу, СОЭ арту күзәтелә.
Төгәл диагнозны табиб куя һәм дәвалану ысулларын билгели. Авыру китереп чыгаручылар бактерияләр булганда (пневмония, ангина, кискен пиелонефрит, эренле отит, менингококк инфекциясе һ.б.) антибиотиклар кулланыла. Вируслы авыру вакытында вируска каршы препаратлар билгеләнә. Вируслы авыру катлауланып, бактериаль инфекция өстәлсә - антибиотиклар кирәк була.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев