Балтачта баскетбол буенча район беренчелеге узды (фото)
Спорт

Балтачта баскетбол буенча район беренчелеге узды (фото)

Иң яхшы уенчы — Ибраһимова Дилия (Балтач мәктәбе), иң яхшы тренер — Ранил Шакиров.

«Балтач» спорткомплексында, 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында, баскетбол буенча район беренчелеге узды.

Ярышта Балтач, Карадуган гимназияләре, Балтач, Норма, Урта Көшкәт, Борбаш һәм Субаш мәктәпләре командалары катнашты.

Кызлар командалары арасында призлы урыннар: 1 - Балтач мәктәбе, 2 - Балтач гимназиясе.

Иң яхшы уенчы — Ибраһимова Дилия (Балтач мәктәбе), иң яхшы тренер — Ранил Шакиров.

Егетләр командалары арасында призлы урыннар: 1 - Борбаш мәктәбе, 2 - Норма мәктәбе,3 - Балтач гимназиясе.

Иң яхшы уенчы — Акбиров Әсхәт (Борбаш мәктәбе), иң яхшы тренер — Рөстәм Вәлиев.

 


Нет комментариев