Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Беренче тапкыр «Хезмәт» газетасы призына хоккей ярышлары боз сараенда үтте

Газетабыз призына уздырылган чираттагы 42 турнир да тарихка үз елъязмасын кертеп калдырды

Даими рәвештә газетабызның призына үткәрелә торган хоккей ярышлары районда иң озак, традицияләрне саклап, даими үткәрелә торган спорт бәйгесе. Аның узуын хоккей сөюче дуслар зур бәйрәм көнедәй түземсезлек белән көтеп алалар. Заманында Карадуган авылы командасында уйнаган, хәзер инде җанатар булып һәр уенны карап баручы танышым, «Хезмәт» газетасы турнирында җиңү — ул команда өчен канадыларның «Стэнли Кубогын» оту белән бер, дип зур бәя биргән иде. 

Элеккеге еллардан аермалы буларак, турнирыбызның барлык уеннары диярлек яңа боз сараенда уздырылды. Дүрт төркемнең бары берсе — «Яңгул», «Дуслык» һәм «Нөнәгәр» генә уеннарын Балтач спорткомплексы бозында ачык һавада уздырдылар. Бу төркемнән аз гына өстенлек белән «Дуслык» командасы финалга узды. Яңгул авылы егетләренең, ниһаять, тупланып, район бозына чыгуы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Аларның уеннарын караган җанатарлар, эх, команда бик көчле, быел финалга чыга алмадылар, икенче елга ничек тә тырышып, җиңү яуларга кирәк, дип үз бәяләрен бирделәр. 

2026 елның 3 гыйнварында финал уеннарында катнашучы командалар — «Норма», Карадуган («Игенче»), «Смәел» һәм Түнтәр, Чепья хоккейчыларын берләштергән «Дуслык» командалары билгеле булды. Хоккей уеннары белән танышып барган җанатарлар, ике ел инде финалда чыгыш ясаган командалар үзгәрмәгәнен чамалаганнардыр.
Ә инде финал уеннары, әйткәнебезчә, яңа боз сараенда узды. Елдагыча һава торышы бу юлы да үзенең төзәтмәләрен кертергә тырышса да, барып чыкмады. Урамда көчле буран, ә заманча бинада командаларга көч биреп, җанатарлар бердәм булып уеннар белән хозурландылар. 

4 гыйнварда узган елгы тарих тагын да күпмедер кабатланды: беренче ярымфиналда «Норма» һәм «Дуслык» очрашуында нормалылар быел да зур исәп белән җиңүгә ирештеләр һәм төп финалга уздылар. Икенче очрашуда Карадуган командасы "Зифа"("Смәил«)ны отып, нәкъ узган елгы кебек турнирның финал өлешенә чыкты. Бу уенда карадуганлылар оттырып барган булсалар да, уенның төп вакыты тәмамланыр алдыннан исәпне тигезләделәр, өстәмә билгеләнгән вакытта да алар уңышка ирештеләр. Өченче-дүртенче урыннар өчен командалар арасында көрәш кискен булды, өченче урынны «Зифа» командасы яулады, «Дуслык» — дүртенче урында.
Финалда «Норма» белән Карадуган командасы очрашуы билгеле булгач, күп кенә җанатарлар инде ничә ел «Хезмәт» финалында карадуганлылар нормалыларны җиңә алмыйлар, бу юлы да шулай булыр, дип үз фаразларын җиткерделәр. Балаларда хоккейга булган мәхәббәтне кечкенәдән «сеңдереп» баручы Карадуган җирлегеннән килгән җанатарлар исә үз командаларының җиңүенә ышаналар иде, җирлектән уенны карарга килгән тамашачылар санының да бихисап булуы шуны дәлилли.
Әйе, хоккей уены кискен борылышларга, уйламаган нәтиҗәләргә бай булуы белән үзенә тартып тора. Өченче периодта «Норма» командасы көндәшләреннән бер алкага алда бара иде, әмма 34 секунд вакыт калганда карадуганлылар бер-бер артлы каршы капкага барып, исәпне тигезләделәр. Өстәмә вакытта исә ике як та кискен һөҗүмнәр оештырдылар, бу очракта карадуганлылар булган мөмкинлектән остарак файдаланып, җиңү алкасын капкага ташладылар. Соңгы унбиш ел эчендә «Игенче» командасы 2019 елдагы үзенең зур уңышын кабатлады.

Беренче тапкыр турнирыбызның яңа боз сараенда уздырылган уеннары тәмамланды. Җиңүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән, үзләре дә хоккей белән «җенләнгән» Дилүс Ганиевка, Рөстәм Хөснетдиновка, Илшат Сәгъдиевка, район хоккей федерациясе җитәкчесе Азат Ганиевка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Райондашыбыз Илшат Шакировның да турнирны уздыру мәсьәләләре буенча якыннан кызыксынуы безне бик куандырды.
Турнирның «Иң яхшы капкачысы» дип «Зифа» («Смәел») командасыннан Илнур Хәбибрахманов танылды, «Иң яхшы һөҗүмче» — «Норма» командасыннан Раил Йосыпов, Карадуган командасыннан Раил Закиров, «Иң яхшы сакчы» булып акчалата бүләккә лаек булдылар. Күрше Кукмара районыннан булган хөкемдар егетләр ярышларның беренче көнендә боздагы уеннарның кагыйдә кысаларында баруы өчен зур тырышлык куйдылар, финал уеннарында исә Булат Шакиров, Мирвәт Галимуллин, елдагыча, гадел хөкем итеп, үзләрен оста хөкемдарлар икәннәрен тагын бер кат расладылар. Ярышларда катнашучыларга, беренче көнне урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге, боз сарае хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев