Балтачта әлегә грипп теркәлмәгән
Галимнәр гриппның беренче очраклары ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин дип саный.
Авырудан саклану өчен иң беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк, ди табиблар. Шулай ук составына А, В, С төркем витаминнары кергән поливитамин препаратлары кулланырга, аксымга бай азык белән тукланырга (ягъни ит, эремчек кебек продуктларны күбрәк ашарга) киңәш итәләр. Төчкергәндә, йөткергәндә авызны каплап, кешедән читкәрәк борылып йөткерергә, бер тапкыр куллануга яраклы салфеткалардан гына файдаланырга кирәк.
Профилактика өчен сарымсак файдаланырга була. Шулай ук битлекләр кияргә дә онытмаска кирәк. Әмма аны я авыручы, я сәламәт кешегә генә кияргә тиеш. Авырган кеше кисә, вирусы тышка чыкмый. Сәламәт кеше кисә, аңа вирус йокмый. Битлекне һәр 2 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.
Авыруның беренче билгеләре сизелүгә табибка күренергә киңәш ителә. Үз сәламәтлегебез турында үзебез кайгыртыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев