Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җиде уйлап, бер кап: ботулизм нерв системасын сафтан чыгара

Бу атна шомлы хәбәрдән башланды. Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда йөзләгән кеше салат һәм роллар ашап агуланды. Аларның барысына да ботулизм диагнозы куелган. Кешенең нерв системасын сафтан чыгаручы җитди авыру бу. Җәй көне агуланмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Агуланган очракта ни эшләргә?

Табиб-гастроэнтеролог Гөлчәчәк Сафина белән шул хакта сөйләштек.

Җәй көне агуланмас өчен нинди киңәшләрне истә тотарга?

— Җәйге чорда иң беренче чиратта гигиена кагыйдәләрен онытмаска кирәк. Урамнан кергәч, ашар алдыннан кулларыгызны яхшылап юыгыз.

— Яшелчә, җиләк-җимешләрне ышанычлы урыннардан гына сатып алыгыз. Азык-төлек сатып алганда иң элек аның яраклылык вакытын тикшерегез. Тиз бозыла торган ризыкларны суыткычта саклагыз. Әйтик, яшелчәдән әзерләнгән салатны өстәлдә ике сәгатьтән дә озаграк тотарга ярамый. Юкса, аларда агулы токсиннар пәйда булачак, бактерияләр үрчеячәк.

— Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенырга, тиеш булмаган җирдән су эчәргә дә ярамый. Бу да, үз чиратында, агулануга, инфекцияле чир йоктыруга китерергә мөмкин.

— Җәй көне әзер көндезге аш, кичке аш сатып алганда да сак булырга кирәк. Аларның да ышанычлы оешмада әзерләнгәннәрен генә алыгыз. Җәйге эсседә агуланмас өчен составында чи балык, ит булган ризыклардан бөтенләй баш тартыгыз.

— Челләдә пластмасса шешәдә торган суны эчеп тә агуланырга мөмкин. Ник дигәндә, пластик шешәнең составында бисфенол А дип исемләнгән агулы матдә бар. Ул пластикны зарарсызландыру өчен кирәк. Шешә кыза башласа, ул суга бүленеп чыга. Шуңа күрә пластмасса шешәне кояшта калдырырга, аңа кайнап торган су салырга ярамый. — Соңгы арада сатуда карбызлар да күренә башлады. Алар кояш астында, юл кырыйларында сатылырга, сакланырга тиеш түгел. Өлешләп — кисеп сатылган карбызны да ашарга ярамый. Аны кискәндә сатучылар еш кына чисталык турында уйлап тормый. Аннары киселгән карбыз озак торса, анда бактерияләр үрчи башлый. Бу, үз чиратында, шулай ук агулануга китерә.

Агуланганыңны ничек белергә?

Агуланганда, иң беренче чиратта, күңел болгана, косасы килә. Эч авыртырга, эч китәргә, эч күбәргә мөмкин. Моннан тыш агуланган кеше хәлсезлектән зарлана, тәне агара, авызы кибә.

Агулансаң, ни эшләргә?

— Андый чакта, гадәттә, организм үзеннән-үзе эчтәге "агу"дан чистарынырга тырыша: кеше коса, эче китә. Бу чистарыну җиңелрәк булсын өчен аз-азлап чиста су эчеп торырга кирәк. Ризык белән агуланганда белер-белмәс дару эчәргә дә ярамый. Бигрәк тә косуга, эч китүгә каршы дарулар куркыныч. Алар организмның саклау мехзанизмнарын эштән чыгара, агулану билгеләрен тагын да көчәйтә, организмда токсиннар пәйда була. Агуланганнан соң чистарынып беткәч тә көн дәвамында чиста су эчеп торырга, суда пешкән дөге, токмач ашарга кирәк. Ә менә төрле яшелчә, җиләк-җимештән, артык майлы һәм сөт ризыкларыннан баш тартырга кирәк. Алар хәлегезне тагын да авырайтачак.

Җәен агулану ихтималын арттырган азык-төлек

Җебегән туңдырма — алтынсу стафилококк бактерияләре үрчү өчен менә дигән җирлек. Суши, ролларны ясаганда кулланылган балык эсседә бик тиз бозыла. Суши, роллны өйгә китерткәндә бу курыныч тагын да арта.

Карбыз. Дымлы урында сакланган яки өлгермәгән килеш вакытыннан алда өзеп алынган карбыз белән дә агуланырга мөмкин.

Яшел тәмләткечләр — паразит суалчаннар белән эчәк таякчыгы бактериясенең иң яраткан урыны. Шуңа күрә яхшылап юмаган очракта файдалы дип саналган яшел тәмләткеч ашап та агуланырга була.

Бакча җиләге авыз суларын китереп, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган иң пычрак җиләк санала. Ник дигәндә, агулы пестицид һәм нитритларны бик яхшы сеңдерә ул. Моннан тыш аңа шул ук паразит суалчаннар, бактерияләр ияләшкән булуы да бар. Бакча җиләге читтән кайтарылган очракта аны, алда әйтелгәннәргә өстәп, химикатлар белән дә эшкәртәләр.

Баллы ризыкларның эчлегендә кулланылган май эсседә бик тиз бозыла. Ачылган торт, пирожныйны хәтта суыткычта да 36 сәгатьтән артык сакларга ярамый.

Сатып алынган шашлык. Җәй көне үзең сатып алган иттән, үзең маринадлап ясаган шашлык кына куркыныч тудырмый. Сатып алынганы бик куркыныч. Төрле тәмләткечләр ярдәмендә иске, хәтта бозылган иткә дә яңа сулыш өрергә мөмкин.

Шаурма һәм кебаб исә ит сыйфатыннан бигрәк, ясалу рәвеше белән куркыныч. Тиешенчә пешеп бетмәгән очракта алар бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек тудыра.


Динә Гыйлаҗиева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек ботулизм