Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

С витамины вируслы инфекцияләрдән дәвалыймы?

Табиб-терапевт бик популяр булган витаминның серләрен ачты.

Салкын тию вакытында күпләр С витамины ярдәмендә иммунитетны ныгытырга һәм вируслардан сакланырга тырыша. Чыннан да бу матдәнең организмга ничек тәэсир итүе турында югары категорияле табиб-терапевт Алексей Водовозов аңлата.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины вируслы инфекцияләрне дәвалау һәм профилактикалау өчен яраклы түгел, гәрчә бу микронутриентның салкын тиюгә каршы көрәше турындагы миф әлегә кадәр шактый популяр булса да, дип билгели ул.
"С витамины нинди дә булса авыруларга каршы профилактик һәм терапевтик чара буларак эшләми. Витаминнар — азык ингредиенты, һәм алар авитаминоздан башка берәр нәрсәдән дәваласалар, бик сәер булыр иде. С витамины җитмәү сәбәпле реаль авитаминоз — ул цинга, аның очраклары сирәк, гадәттә, алар каты авырулар белән бәйле була", – дип аңлата Водовозов.
Шулай ук табиб С витаминын дөрес кулланмаудан кисәтә. Бу компонентны үз эченә алган препаратларны даими кабул итү сидек юлларында таш барлыкка килүгә китерергә мөмкин, ди ул.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек витамин

erid: 2Vtzqv1AZW9