Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәмәке тартучыларны яман шештән саклый торган ризык билгеле

Аны ашагач, тәмәкенең бөтен зыяны да юкка чыгамы?

Австралия галимнәре тәмәке тарткан кешеләрне яман шештән саклый торган продукт булуын ачыклаган. Эдит Коуэн университеты белгечләре, 23 еллык күзәтүләренә анализ ясап, яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торырга ярдәм итә торган ризыклар исемлеген төзегән. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.

Тикшеренүдә 52-60 яшьтәге 23 мең чамасы кеше катнашкан. 23 ел эчендә шуларның 4 меңнән артыгы - йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан, 6 меңе яман шештән үлгән.

Белгечләр фикеренчә, әлеге авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризыклар ашарга кирәк. Бу матдә алма, әфлисун, чәй, караҗиләк (черника), брокколи һәм башка җимешләрдә һәм яшелчәләрдә була икән.

"Тәмәке тартучы, аракы эчүче кешеләр еш интегә торган авыруларны булдырмас өчен флавонидларга бай ризык ашау саклау сыйфатына ия", диелә бу хәбәрдә.

Шулай да әлеге матдә авыру куркынычын тулысынча бетерми. Шуңа күрә тәмәке тартмау, аракы эчмәү хәерле, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек