Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ураза тотучы дин кардәшләребезгә табибтан киңәшләр

Казан дәүләт медицина университеты доценты Габделхак Ризванов ун ел ураза тота икән.

"Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза", ди ул бер әңгәмәсендә.
- Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашарга киңәш итәм. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәргә кирәк.

Чыганак: intertat.ru
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250