Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Жанга-тәнгә сихәт бирүче бина

Районыбызда «Сәламәтлек» программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын төзү дәвам итә. Агымдагы елның җәендә мондый бәхет Арбаш авылы халкына елмайган булса, аның бу елда икенчесе, ә гомумән, район буенча унбишенчесе Салавыч Сәрдегәне авылында ачылды.

Сәрдегәнлеләр бу вакыйганы түземсезлек белән көтеп алганнар. Авылның медицина хезмәте күрсәтү пункты төрле биналарга күчеп йөргән, соңгы вакытта аны «Татарстан» хуҗалыгының терлекчеләр йорты үзенә сыйдырган. 38 ел шушы авылда халыкка көнне-төнне, ялны белмичә медицина хезмәте күрсәткән  Люция Зиятдиновага җиңел булмагандыр. Ни дисәң дә, авылдагы шәфкать туташы киң профильле табиб та, терапевт, хирург, акушер да була, аның өстенә психолог ярдәме күрсәтү дә  аның җилкәсендә. Авыл җирендә яшәгәч, башкалар кебек үк кош-кортын, мал-туарын да асрыйсың, авыру янына чакыру булгач, барысын ташлап йөгерәсең. Инде күп эшләнде, ял итәргә, өйдә оныклар тәрбияләргә дә вакыт җиткәндер, дип Люция Зиятдинова лаеклы ялга китәргә карар кабул итә. Район башлыгы Рамил Нотфуллин аңа Рәхмәт хатын тапшырганда, ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерде. Сез шушы авылның кечесенең, олысының сәламәтлеген кайгыртуда армый-талмый эшләдегез, дип билгеләп узды ул. Үз чиратында Люция ханым урындагы җитәкчеләрнең эш барышында даими ярдәм итүләренә, кирәк чакта авыруны Казанга кадәр алып барырга транспорт бирүдә һич тоткарлык булмавын ассызыклады. Аның хезмәтенә районның баш табибы Газинур Дәүлиев шулай ук зур бәя бирде. Авыл халкының Люция Зиятдиновага атап язган шигъри юллар яңгыраганда, бу шәхеснең олы ихтирамга лаек икәненә тагын бер кат инандык.

Хезмәт юлын яңа башлаган яшь шәфкать туташы Гөлчәчәк Фазыловага да җыелган халык бергә, матур итеп, яхшы мөгәмәләдә эшләрбез, дип изге теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, авыруны дару-укол гына түгел, ә табибның сүзе дә дәвалый, аның шифалы кулы белән тәмле теле кайвакыт файдалырак та була дигән фикеренә күпләр кушылды. Яшь белгеч яңа бинада эшен хәерле сәгатьтә башласын, бу җанга-тәнгә сихәт бирә торган урын булсын, диеште халык. Шулай булсын, сәламәт булыйк!

Салавыч Сәрдегәне халкының шатлыгын Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Салавыч авыл җирлеге җитәкчеләре уртаклашты.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Салавыч Сәрдегәне авылында авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрдә булдылар, «Татарстан» хуҗалыгы ярдәме белән аларның яшәү шартларын уңайлату буенча эшнең дәвам итәчәген җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фап ФАП ачылу Сәламәтлек