Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалары бистәнең 4 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче ата-аналарның зары

"4 нче номерлы балалар бакчасы белән 3 нче номерлысы арасында булган тротуарны чистартучы оешма юк. Район үзәгенең төп урамында тротуар кардан чистартылмагач, ата-аналар балалары белән машина юлына чыгарга мәҗбүр.

Ул участок Балтач торак-коммуналь хуҗалык җәмгыятенә карый диделәр, ләкин ул кыш айларында бер дә чистартылмый, аннан балаларны чана яки коляска белән йөртеп булмый. Юл кырые тар, иртән һәм кичен урамның як-ягына машиналар тезелә, шунлыктан җәяүлеләргә урам уртасыннан барырга туры килә. Җепшек көннәрдә исә, олы юлда чана белән бөтенләй үтеп булмый.

Ә елның башка фасылларында, тротуар ватык, тездән пычрак булу сәбәпле тагын әлеге вәзгыять кабатлана, җәяүлеләр урам уртасына чыгарга мәҗбүр була.

Барлык кеше дә машина белән йөрми бит. Кышын да, җәен дә җәяүлеләр өчен, бигрәк тә, балалар бакчалары янында барыбер тротуар кирәк! Безнең гозеребез канәгатьләндерелсен иде?!".
Балалары 4 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче ата-аналар.
Фото: http://www.kurer-sreda.ru/2010/01/13/19954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250