Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Булган павильонны сүтеп аттылар, ә яңасы һаман да юк.

Күптән түгел Норма авылы үзәгендәге Балтач ягына бара торган автобус тукталышы павильонын сүтеп аттылар. Ник аны бераз сабыр итеп, халыкның хәленә кереп, көннәр җылыта башлагач кына сүтеп булмадымы икән?!

Хәзер күпме халык иртән эшкә, укучылар укырга барганда шул суыкта ачыклыкта туңып торырга мәҗбүр. Бар кешенең дә машинасы юк, җәяүлеләр барын да онытмасыннар иде җитәкчеләр.
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, шуның өстенә Кариле поликлиникасының гомум практика табибы Әлфир Йосыповны да поликлиника бинасында ремонт эшләре булганлыктан, Балтач больницасына күчерделәр. Авырып табибка мөрәҗәгать итәсе яки больницаның көндезге стационар бүлегендә дәваланасы булса да көн дә шул тукталышка чыгып басабыз.
Бу мәсьәләне 30нчы гыйнварда Норма авыл җирлегендә уздырылган исәп-хисап җыелышында да күтәреп чыктым. Анда җитәкчеләр: "3-4 көннән икенче павильон вакытлыча булса да куелыр, ә яңасы җәй җиткәч булыр", - дип ышандырдылар. Инде 12 көн вакыт үтте, павильон юк. Халык автобус көткәндә җилле, суык көннәрдә Г. Нәсыйхованың "Раил" кибетенә кереп тула башлады. Кибет бит ул тукталыш урыны түгел.
Норма һәм Кариле авылы халкы исеменнән
Минниса КӘРИМОВА.
Фото: http://www.lipetskmedia.ru/news/view/32581-Lipyetskim_avtovladyeltsam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250