Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кибеттә сәер 1 сумлык биреп чыгардылар

"Хөрмәтле редакция! Беркөнне акча янчыгымнан яңа төрле тимер берлек килеп чыкты. Берәр кибеттә сдачага биргәннәрдер дә, карамый-нитми салып куйганмындыр, күрәсең.

Имәнеп киттем: тәрегә охшаган сурәтле акча! Бу нинди "мөгез" икән? Әллә шуның белән рубль бетте, аңа тәре куелды дип әйтүләреме? Фәния СӘЕТОВА. Казан"
Чыннан да, әйләнештә яңа төрле тимер берлекләр йөри башлады. Аның "чырае"на без күреп ияләнгән "1"ле саны түгел, ә аркылы сызыклы "Р" хәрефе куелган. Бу - Русия акчасының яңа символы. Аны РФ Үзәк Банкы 2013 елның декабрендә раслады. Моңа кадәр банкның сайтында гражданнарга рубльнең яңа билгесенең биш варианты тәкъдим ителгән иде һәм тавыш бирүдә катнашучыларның күпчелеге шушы аркылы сызыклыны сайлаган, имеш.
Үзәк Банк белдергәнчә, яңа символ, беренче чиратта, халыкара мәйданда безнең акчаның абруен күтәрү өчен уйлап табылган. Шулай ук: "Америка һәм Европа акчаларының үз билгеләре бар, безнең акчаның кайсы җире ким?" - дигән фикер дә калыкмый калмагандыр, әлбәттә.
Рубльнең яңа билгесе әлегә тимер берлекләргә генә чәпәп бастырыла, кәгазь акчаларда аны берничә елдан соң гына күрә башлаячакбыз икән. Аның каравы, бүген күпчелек кибетләрдә, кафе-рестораннарда, спортзалларда бәяләрне шушы билге белән куялар.
Интернеттагы язмаларга күз салсаң, халык арасында әлеге яңа билгене ошатмаучылар шактый. Күпләр аны, шул аркылы сызык аркасында, урыс зиратларындагы тәрегә охшаткан, шуңа күрә күңелдә авыр тойгы калдыра диләр, аркылы сызыксыз гына ярамый иде микәнни дип аптырыйлар.
Үзәк Банк исә яңа билгене без доллар белән евро билгеләренә охшатып ясарга тырыштык дип бара. Әлеге валюталарда да сызык бар, янәсе. Ләкин, әгәр доллар һәм евро билгеләренең кыяфәтләрен сызыклары бизәп торса, ни кызганыч, безнең рубльдә, чыннан да, кабер өстендәге тәре чалымнары бар шул.
...Сүз уңаеннан. Казахстан Милли банкы 2013 ел азагында "Казахстан халык әкиятләре" сериясендә Шүрәле сурәте төшерелгән истәлек тәңкәләре чыгарган.
Чыганак: № 6 Татарстан яшьләре.
Фото: http://rus-coins.ru/moneta-1-rubl-s-graficheskim-znakom-rublya-2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250