Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район мәктәп һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше турында

Яңа уку елында хәвеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан, Балтач янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан да зур эшләр башкарыла.

Узган уку елы барышында барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында янгын килеп чыккан очракта нишләргә кирәклеге җиткерелде.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тупас рәвештә бозу очраклары булган белем бирү оешмасы җитәкчеләренә 14 беркетмә төзелде. Кимчелекләрне төзәтү үтәлешен тикшерү вакытында белем бирү оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан күп эшләр эшләнелүе ачыкланды.
Чыгу юлларын яну куркынычы зур булган материаллардан арындырганнар, су саклау урыннарына ремонт ясалган, янгын сүндерү җиһазлары булдырылган. Шулар белән беррәттән, зур финанс чыгымнары сорый торган биналарның түбәләрен янгынга бирешми торган матдә белән эшкәртү, автоматик янгын сигнализацияләрен ремонтлау кебек эшләр тиз арада хәл итүне көтә.
Фото: http://www.1-11.ru/catalog?gid=1559&cat=308&page=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250