Ач карынга спорт белән шөгылләнү ярыймы?
Йокыдан торгач ук бер стакан су эчеп кую әйбәт
Ач карынга, гомумән, бернинди спорт төре белән дә шөгыльләнергә ярамый. Иртәнге йөгерү, күнекмәләр ясау да шушы кагыйдәләргә буйсына.
Төн чыкканда организмда, бигрәк тә бавырда углевод запасы нык кими. Бу исә канда шикәрнең кимүенә, ягъни гипогликемиягә китерергә мөмкин.
Ягъни мәсәлән, кул-аяклар "мамык"ка әйләнә.
Мондый халәттә йөгерү турында хәтта сүз дә булырга мөмкин түгел. Йөгерергә чыгар алдыннан иртәнге ашны ашаганнан соң, аның эшкәртелүенә дә вакыт бирергә кирәк. Ашау җиңелчә генә булырга мөмкин, – ди диетолог Юлия Зинченко.
Шулай ук су эчәргә дә онытмагыз. Йокыдан торгач ук бер стакан су эчеп кую әйбәт.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев