Төрлесе
Балтачта җитәкчеләр якыннарына «Хезмәт» бүләк итәләр (фото)
Республикада бара торган «Әти-әниеӊне яздыр. Якыннарыӊны яздыр» дип аталган акциягә җитәкчеләребез битараф түгел.
Әле генә район башлыгы Рамил Нотфуллин әти-әнисе өчен 2017 елга «Хезмәт» газетасына язылды. Мөмкинлектән файдаланып Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та бүгенге көндә Балтач бистәсенеӊ Төзүчеләр урамында үз йорты белән яшәүче хезмәт ветераны - әнисе Гөлирам апа өчен 2017 елныӊ беренче яртыеллыгына «Хезмәт» район газетасына яздырды.
Телефон аша бу хәбәрне Гөлирам апага җиткердек. «Бик зур рәхмәт Сезгә, газетага яздырган улыма. Дөрестән дә сезнеӊ гәҗитне укып районыбызныӊ яшәеше белән танышып барабыз, уӊышларга сөенәбез. Бигрәк тә олыларга багышлаган язмаларны беренче булып укыйм, чөнки алар безнеӊ чордашлар бит» диде ул, шатлыгын уртаклашып. Дөрестән дә якын кешеӊнеӊ шатлыгы да якын шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев