Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Чепьяга кәмит килде (фото)

Җәйләр быел балалар өчен бик кулай булды: рәхәтләнеп су коныерлык эссе көннәр күп, шәһәр карарга баручыларга да көннәр әйбәт. Әле менә кичә генә Чепья авылы балалары өчен атракционнар килде.

Зурраклар кабартылган зур таудан шудылар, кечерәкләр батутта сикерделәр, кәмиттә әйләнделәр. Кыюраклары электромобильләрдә җилдерде. Бер дә булмаганда ярый инде, бәяләре бераз тешләсә дә, таудан шуып беләкләре сыдырылса да, балаларга икенче төрле көн булды. Акчалылар балаларын попкорн белән баллы мамыкны йөзәр тәңкәгә алып сыйласа, безнең ише бер янчыкка, бер балага караучылар якындагы кибеттән генә алып чыкты.

Гөлсинә Животникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250