Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Гөлфия Гыйльметдинова: "Писүктә мени хикмәт"

Бу атнада газетабыз бик күп райондашларыбызга бәхетле мизгеләр бүләк итте.

15 июнь көнне "Абунәчеләр көне" үткәрдек. Бу көнне газетага язылучылар төрле бүләкләр отты. Төшке аштан соң 2016 елның икенче яртыеллыгына язылган укучыларыбыз арасында 10 капчык шикәр комы уйнаттык. Лотерея уенын күзәтергә бик күп райондашларыбыз җыелган иде. Шикәрнең кемгә чыгасы алдан ук билгеле инде диючеләр дә шактый булды. Тик гадел юл белән уйнаттканны күргәч, үз сүзләренә үзләре каршы килүчеләр дә булды. Шикәр комын отучылар арасында авылларда яшәүче укучыларыбыз да бар иде. Телефон аша лотереяда бәхет елмаюы турында шалтыратып әйткәч елап ук җибәргәннәре дә булды. Чепьяда яшәүче ветеран укытучы Елена Чакмина исә күз яшьләре аша рәхмәт укыды. Иске Салавычтан Гөлфия Гыйльметдинова да чиксез куанды.

- Мин гомерем буе почта бүлекчәсендә эшләдем, Ташкентта яшәгән чагымда да, Салавычка кайткач та. Бәлки шуңадыр да газетасыз яши дә алмыйм. Киләчәктә яраткан "Хезмәт"ебез битләрендә сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләр урын алса рәхмәтле булыр идек, - ди Гөлфия апа.

Рәхмәт ишетүләре ничек рәхәт, бүләк кабул итү һәм аны тапшыру мизгелләре дә бик куанычлы. Моның өчен сезгә чиксез рәхмәт, кадерле укучыларыбыз. Безнең белән бергә булганыгыз, бездән аерылмаганыгыз өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250