Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Салкыннар аркасында мәктәпләрдә укулар туктатылырга мөмкин

Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме?

Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен һава температурасының шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан да түбәнрәк булуы шарт. Ә өлкән сыйныфлар өчен шәһәрдә - 32, авылда 30 градустан түбән булганда гына дәресләр үткәрелми.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 25 гыйнварда төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда һәм урыны белән Казанда да 25-28 градус салкын булды. 26 гыйнварда Казанда 20-25 градус, аязган вакытта 26-31 салкын булыр дип фаразланыла. Салкын һава торышы 27 гыйнварда да саклана.

Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250