Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Ташламадан коры калма

Киләсе елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга бер ай чамасы вакыт калып бара, әмма районыбызда газета-журналларга язылучылар, кызганыч, әлегә күп түгел. Район почта элемтәсенең вакытлы матбугатка яздырту бүлеге мөдире Кадрия Минһаҗева әйтүенчә, бүгенге көндә барлыгы 2 меңнән артык райондашыбыз гына "Хезмәт" газетасына язылган килеш. Әйтергә кирәк, яртыеллыкка язылу кампаниясе...

Киләсе елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга бер ай чамасы вакыт калып бара, әмма районыбызда газета-журналларга язылучылар, кызганыч, әлегә күп түгел.
Район почта элемтәсенең вакытлы матбугатка яздырту бүлеге мөдире Кадрия Минһаҗева әйтүенчә, бүгенге көндә барлыгы 2 меңнән артык райондашыбыз гына "Хезмәт" газетасына язылган килеш. Әйтергә кирәк, яртыеллыкка язылу кампаниясе авырдан бара. Абунәчеләрнең булган кадәре дә хат ташучыларның зур тырышлыгы белән генә тупланды. Хөрмәтле райондашлар, язылырга өлгерәм әле, дип соңгы көнгә калдырмаска иде. Санаулы көннәр тиз үтә, ашыгырга кирәк.
Республикада "ТАТМЕДИА" "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе игълан иткән иде. Районыбызда әлеге акциягә бик күпләр теләп кушылды һәм ул дәвам итә. Гади халык арасында да якыннарын яздыртучылар очрый.
- Хәзер сайтта бөтенесен вакытында укып барып була, нигә газетага язылып торырга, диючеләр бик күп. Әмма һәрнәрсәнең үз урыны. Рәхәтләнеп кулга газета алып, кәгазь исе иснәп укуга җитәме соң.., - ди Балтачта дистә елдан артык хат ташучы булып эшләүче Әлфия Әүхәдиева (рәсемдә).
Газета-журналларга яздыру буенча иң зур күрсәткечкә ия Әлфия. Акча белән эшләүдә дә ул бик төгәл. Cубсидия, пенсияләрне дә үзвакытында, сәгате-минуты белән китереп җиткерә, диләр аның хакында. Редакция коллективына исә Әлфия икеләтә якын, "Хезмәт"ебезне райондашларыбызга таратудан тыш, безнең участокка хезмәт күрсәткәч, аның белән көндәлек очрашып торабыз. Матур итеп исәнләшеп керә дә, яңа гына "табадан төшкән" вакытлы матбугатны тапшыра һәм тиз-тиз атлап юлын дәвам итә.
- Ашыкмыйча булмый, газета-журналларны укучыга вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Ә узасы юл аз түгел. Хат ташучыны аяклары туйдыра бит. Кайбер көннәрдә үз карамагымдагы урамнарны икешәр тапкыр урарга туры килә. Хәзер исә аеруча җаваплы чор - матбугатка яздырту бара, - ди Әлфия Әүхәдиева.
1-10 декабрь көннәрендә исә районның барлык почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәреләчәк. Бу чорда "Хезмәт" газетасына ташламалы бәядән, ягъни 560,52 сумнан язылып булачак. Әлеге ункөнлек кысаларында "Хезмәт" газетасы да үз укучылары арасында "Абунәчеләр көне" үткәрәчәк. "Татмедиа" җәмгыяте дә 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылучыларны телевизор, аннан кала өч цифрлы фотоаппарат, шулай ук Кукмарада җитештерелгән сыйфатлы аш-су кирәк-яраклары белән куандырмакчы. Иң күп газета-журналларга язылучыларны да кызыксындыру бүләкләре көтә. Акциянең шартлары гади, бары Татмедиа"га караган кимендә 3 газета-журналга языласы гына һәм аның берсе безнең "Хезмәт" булыр, дип ышанасы килә. Квитанция копияләрен (яисә онлайн язылганга түләү күчерелмәсен) 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт яки podpiska@tatmedia.ru адресларына юлларга кирәк. Үзегезнең телефон номерын һәм «Акция» тамгасын күрсәтергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250