Төрлесе
Төлке Балтач бистәсенә нәрсәгә килгән (фото)
Кичке 8ләр тирәсендә кәрәзле телефоным чылтыраты, танышым шалтырата икән. «Бәхет» кибете янына җиткәндә, зират кырыенда олы юлда төлке бәрдергәннәр», дигән хәбәр җиткерде ул. Кич белән Балтач уртасында төлке (үлгән булса да) күргән булмаганлыктан, бәрдергән урынга юнәлдем.
Дөрестән дә, әйтелгән урында матур гына төлке ята, зур баласына охшаган. Тиресен лишай ашаган кебек күренмәде, шулай да котырган булмадымы икән, дип уйлап алдым. Ветеринария үзәге тарафыннан песиләргә һәм этләргә котыруга каршы бушка ясала торган уколларныӊ нәкъ менә шушы вакытта кирәк икәнен искә төшерәсеӊ. Әгәр дә котырган төлке, песине һәм этне тешләсә, бу вирус аларга күчә, дигән сүз. Үз чиратында алар хуҗаларына ташланырга мөмкин, димәк котыру авыруы белән хуҗалар чирли.
Төлкенеӊ бистәгә азык эзләп киллүе дә мөмкин. Урамда этләр хәзер юк дәрәҗәсендә, ә үрдәк-казларны кайбер вакытта төнгә җиренә җиткереп япмыйбыз. Шулай булгач, моӊа игътибар итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев