28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
“Факел”лылар чишмәләрне чистарта (фото)
Шушы көннәрдә "Факел"да шөгыльләнүче балалар клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Сабантуй" ял паркындагы чишмәне чистартты.
-
Өлкәннәр җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә ала
Район башлыгы Рамил Нотфуллин карары нигезендә өлкәннәр көне үткәрү буенча һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнде.
-
Балтач атлары Зәйдә дә беренчелекне бирми (фото)
Зәй районы башлыгы призына үткән ат чабышында безнекеләр җиңү яулады.
-
Балтач мәгариф ветераннарын хөрмәтләде (+фоторепортаж)
Бүген район мәдәният үзәгендә лаеклы ялда булган мәгариф хезмәткәрләре өлкәннәр көнен билгеләп үтте.
-
“Факел” клубы ишекләрен ачты (+фоторепортаж)
23 сентябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көне үтте.
-
Төлке Балтач бистәсенә нәрсәгә килгән (фото)
Кичке 8ләр тирәсендә кәрәзле телефоным чылтыраты, танышым шалтырата икән. «Бәхет» кибете янына җиткәндә, зират кырыенда олы юлда төлке бәрдергәннәр», дигән хәбәр җиткерде ул. Кич белән Балтач уртасында төлке (үлгән булса да) күргән булмаганлыктан, бәрдергән урынга юнәлдем.
-
Ярлыка
Гомер юлын яңа баштан үтеп, Тормышымны кабат өйрәндем. Күк йөзендә сүнмәс кояш кебек, Зәңгәр офыкларга юнәлдем. Яшел сукмаклардан атлаганда Татымадым сугыш ачысын. Һәмәбезгә якты киләчәктә Бәхет капкалары ачылсын. Ышанмадым гайбәт сатучыга, Инандым мин Аллаһ барлыкка. Әй, син, Раббым , барлык җаннарны да Гөнаһыннан, зинһар, ярлыкка. Алмаз Әхмәтгалиев.
-
Нөнәгәр укучылары төбәкара этнографлар слетында катнашты (фото)
23нче сентябрьдә Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Малмыж районы мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт идарәсе белән берлектә Малмыж шәһәрендә "Минем татар авылым" исемле төбәкара этнографлар слеты оештырылды.
-
Яшь балтачлылар паспорт алдылар (фото)
26 сентябрь көнне район ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 8 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспорт бирү чарасы булып узды.
-
Марат Әхмәтов министр вазифасында кала
Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясе федераль кандидатлар исемлеге буенча депутат итеп сайланган Марат Әхмәтов депутатлык мандатыннан баш тартты.
-
Кан бирү җан бирү түгел, әмма... (фото)
Балтачыбызда ике көн дәвамында зур изгелек эшләү бара. Районыбызда «Донорлар көне»н уздыру турында сайтыбызда язып чыккан идек.
-
Арбор авылында гомер итүче әтиебез ТӘЛГАТЬ СӘЛӘХЕТДИН улы НИЗАМОВның 28 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Арбор авылында гомер итүче әтиебез ТӘЛГАТЬ СӘЛӘХЕТДИН улы НИЗАМОВның 28 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.
-
“Без мәктәпкә барабыз” бәйгесенә фотоңны җибәреп калырга өлгер!
Мәктәпләргә якты омтылышлар белән барган һәр көнне тагын да ямьлерәк, истәлекле итү максатыннан редакциянең иҗат коллективы укучыларыбыз арасында "Без мәктәпкә барабыз" дигән бәйге игълан иткән иде.
-
Баш казыйдан кайбер сорауларга җаваплар
Динебез һәм шәригать буенча һәрбер мөселманда күп төрле сораулар туа, төрле җирдә, төрле кеше төрлечә аӊлата, үз фикерен белгертә. Әмма бу мәсьәләдә без барыннан да элек Китап сүзләренә, Мөһәммәт пәйгамбәребезнеӊ (с.г.в.) сөннәтенә һәм казыйларыбыз хөкемә таянырга тиешбез.