“Факел” клубы ишекләрен ачты (+фоторепортаж)
Төрлесе

“Факел” клубы ишекләрен ачты (+фоторепортаж)

23 сентябрь көнне "Факел" яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көне үтте.

Клуб хезмәткәрләре әти-әниләр, балалар, яшүсмерләр өчен бик матур чара әзерләгән иде. Биредә һәркем клуб, педагоглар һәм тренерлар эшчәнлеге белән таныша алды. Шулай ук түгәрәк һәм секцияләргә дә бик теләп язылдылар. Балалар өчен мастер-класслар үткәрелде, түгәрәккә даими йөрүчеләр чыгышлар ясады. Кыскасы, бу көнне һәркем иҗат һәм спорт дөньясына"кайнады".

250

Нет комментариев