Гомер юлын яңа баштан үтеп, Тормышымны кабат өйрәндем. Күк йөзендә сүнмәс кояш кебек, Зәңгәр офыкларга юнәлдем. Яшел сукмаклардан атлаганда Татымадым сугыш ачысын. Һәмәбезгә якты киләчәктә Бәхет капкалары ачылсын. Ышанмадым гайбәт сатучыга, Инандым мин Аллаһ барлыкка. Әй, син, Раббым , барлык җаннарны да Гөнаһыннан, зинһар, ярлыкка. Алмаз Әхмәтгалиев.
Гомер юлын яңа баштан үтеп,
Тормышымны кабат өйрәндем.
Күк йөзендә сүнмәс кояш кебек,
Зәңгәр офыкларга юнәлдем.
Яшел сукмаклардан атлаганда
Татымадым сугыш ачысын.
Һәмәбезгә якты киләчәктә
Бәхет капкалары ачылсын.
Ышанмадым гайбәт сатучыга,
Инандым мин Аллаһ барлыкка.
Әй, син, Раббым , барлык җаннарны да
Гөнаһыннан, зинһар, ярлыкка.
Алмаз Әхмәтгалиев.
Нет комментариев