Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Рәхмәт хаты

Рухи һәм матди ярдәм иткән һәркемгә Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән озын гомерләр насыйп булсын

Гомер уза, инде менә Яңа елга да керәбез, дип торганда бер канатым каерылды, гаиләсен яраткан, хатынын, балаларын хөрмәт иткән, кешеләргә ихтирамлы булган тормыш иптәшем Идуат Камалов кинәт кенә мәңгелеккә күзләрен йомды. Авыруы җитди булса да, һич кенә дә якты дөньяларны ташлап китәр сыман түгел иде. Югалып калдым, әле һаман кабул итә алмыйм. Шушындый бик авыр чакларымда авылдашларым, күршеләрем, туганнарым, дуслар ташламады, ярдәм иттеләр. «Активист», «Якты юл» җәмгыятьләренә зур рәхмәт, Куныр авыл җирлеге хезмәткәрләре һәрчак яныбызда булды. Гомерен авыл җиренә, авыл тормышына багышлаган иремне соңгы юлга зурлап озатырга килгән Балтач районы җитәкчелегенә, барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре рәисләренә, авыл җирлеге башлыкларына район газетасы аша чиксез рәхмәтләрем барып ирешсә иде. Югалтулар бик авыр, сагыш баса күңелне. Берәүгә дә мондый ачы хәсрәтне теләмим.

Рухи һәм матди ярдәм иткән һәркемгә Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлектә, саулык-сәламәтлек белән озын гомерләр насыйп булсын. Иремнең башкарган хезмәтләре онытылмасын, яхшы исеме күңелләрдән җуелмасын, урыны фирдәвес җәннәтләрендә булсын, кылган догаларыбыз барып ирешсен.


Наилә Камалова, 
Куныр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев