Хушлашу сүзе
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез
Яңа елны көткән мизгелләрдә район җәмәгатьчелегенә кайгылы хәбәр килеп иреште — районыбызның мөхтәрәм шәхесе, озак еллар «Активист» хуҗалыгын, аннан соң Куныр авыл җирлеген җитәкләгән Идуат Камал улы Камалов якты дөньяны мәңгелеккә калдырып, бакыйлыкка күчте.
Идуат Камалов гаять тә максатчан, эшне нәтиҗәле итеп алып бара белүче җитәкче, авыл хуҗалыгын төптән белүче белгеч иде. Ул 1952 елның 1 гыйнваренда Куныр авылында туды. 1969 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, «Якты юл» колхозында хезмәт юлын башлады. Читтән торып Чистай колхоз-совхоз техникумын тәмамлады һәм техник-механик белгечлеге алып, хезмәтен туган авылында дәвам итте.
Идуат Камал улы 1970-72 елларда Совет Армиясе сафларында Ватан алдында хәрби бурычын үти. Армиядән соң кабаттан туган колхозына кайтты. 1978 елда аны колхозның баш инженеры итеп билгеләделәр. 1985 елга кадәр әлеге хезмәтне башкарды һәм шушы ук елны "Активист"колхозы рәисе итеп сайланды. Ике дистә ел ул әлеге хуҗалыкка җитәкчелек итте. Төрле милләтләрдән торган берничә кечкенә авылны берләштерүче хуҗалыкны тотрыклы яшәтүдә бар тырышлыгын, энергиясен кызганмады. Куныр авыл җирлеге башлыгы булып сайлангач, ул барлык тырышлыгын шушы төбәктә яшәүчеләрнең яшәү һәм хезмәт шартларын яхшырту, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда тырышып эшләде.
Идуат Камалов һәрчак үз эшенең остасы булды, максатчан, нәтиҗәле эш алып барды, үз хезмәтен яратып башкарды, хезмәт кешесенә хөрмәт белән карады. Ул күптапкырлар Куныр авыл җирлеге, Балтач район Советы депутаты булып сайланды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде, югары оешмаларның күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Район тормышын бәрәкәтле итүдә үзеннән зур өлеш калдырган Идуат Камаловның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәләре якты маяк булып тормыш юлларында безне озата барыр, исемегез йөрәк түрләреннән җуелмас.
Мәрхүмнең тормыш иптәшенең, балаларының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.
Р. Р. Нотфуллин, М. Х. Зарипов, А. Ф. Хәйретдинов, Н. Н. Сабирҗанов, Ф. Р. Нәбиуллин Г. С. Мөхәммәтшин, Н. С. Салихов, С. М. Исра-филов, Ф. З.Әхмәт-ханов, Н. Г. Садыйков, Х. С. Сибәгатуллин, Р. Н. Зәкиев, Х.Ә.Хаҗиев, Р. Ф. Солтанов, Р. Т. Михайлов, В. М. Зәкиев, Р. О. Егоров, А. М. Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев