Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

3 көндә 4 бала батып үлгән

16 июнь көнне Питрәч районының Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән. Әмма 9 яшьлек малай каушап, коткаручысын батыра башлаган.

Бераз вакыттан соң аларны ике ир-ат күреп алган. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә яшүсмерне таба алмаганнар. "15 волонтер Мишә елгасын тикшереп чыга, әмма нәтиҗә булмый", - дип ачыклык керттеләр ведомствода. 17.16 сәгатьтә яшүсмернең үле гәүдәсен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән Казан водолазлары табып ала.
17 июнь көнне Арча районы Чиканас авылы эчендәге бөяп куйган инештә 2007 һәм 2008 елгы ике бала батып үлгән. Бу хакта балаларның берсе өскә калкып чыккач кына белгәннәр. Аны чыгарганда аяклары нәрсәгәдер тигән. Карасалар-икенче бала су төбендә ята. Арча эчке эшләр бүлегенә бу хактагы хәбәр кичке алтыда килеп ирешә.
18 июнь кичке сәгать 7дә Яңа Чишмә районының Архангел Бистәсе авылында 10 яшьлек бала суга батып үлгән. Дима исемле әлеге малай күпер аша велосипедтан чыкканда идарәне югалта һәм суга егылып төшә. Аның гәүдәсен водолазлар ярдәмендә икенче көнне 11:20 сәгатьтә генә табып алалар.

Җәйге яллар җитү белән балалар үз ирекләрендә йөри башлыйлар, әти-әниләренең игътибары кими, ләкин шушы вакыйгалар һәркемгә акыл булсын иде.
Фото: news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250