Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсе урамнары ни өчен яртылаш кына асфальтлана (+фоторепортаж)

- «Безнеӊ Курченко урамнарына асфальт салына башлагач, бик шатландык. Әмма нигәдер тау уртасында, юлчылар эшләрен туктатып, башка урамга күчтеләр. Урамда эш дәвам ителерме икән?», дип безгә хәбәргә чыктылар.

Балтач «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов әӊгәмә барышында түбәндәгеләрне җиткерде: «Безнеӊ оешма ел саен бистә урамнарын төзекләндерү программасында актив катнаша, куелган бурычларны һәрвакыт үтәп барабыз. 2016 елда бистәнеӊ ул микрайонында Курченко, Хәсән Туфан, ак. Королев һәм Лесная урамнарын өлешчә асфальтлау каралган, без аны үтәп чыктык. Финанс мәсьәләсе уӊай хәл ителсә, без эшне дәвам итә алабыз, әмма бу икенче елга булыр инде».

Мәсьәләгә ачыклыкны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров ачыклык кертте: «2016 елда бистәнеӊ урамнарын төзекләндерү бурычларын ачыкладык һәм бүленгән финанс күләмендә эшләрне башладык. Бүген 2 урамны гына тулысынча асфальтлау мөмкинлеге бар, әмма инде иӊ начар өлешләре бу елда башкарыйк, дип 4 урамны өлешләп ремонтларга булдык. Икенче елга калган өлешен асфальтлап бетерербез, дип уйлыйм».


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250