Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә яшәүче бердәм гаилә

Гел фотога төшерәсең, аерым бер мактап та язмыйсың, ди Роза апа Салавыч Сабантуенда күргәч. Үпкәләми, уйнап сөйләшә, белә бит ул бушка реклама ясап булмаганны.

Уңган да инде үзләре! Замананың нинди мөмкинлеге бар, ничек тә үзләренә яраклаштырырга тырышалар.Читтән-миттән кеше яллап түгел, бары тик гаилә подряды белән генә эшлиләр. Уйлары бер, фикерләре уртак, икесе дә уңган, тырыш. Менә бу гаилә ичмасам. Уллары һәм кызлары бар, икесе дә зурлар, кул арасына керә торганнар. Роз апа иптәше белән биби-чебешләр дә алып кайтып сата, һәр атнаның пәнҗешәмбесендәге оештырылган базардан да калмый, кош-кортның тересе дә, суйганы белән дә сәүдә итә, бәйрәмнәрдә шул кечкенә алачыгында шашлык та сата, коймак та пешерә, самавыры да кайнап тора. Учак янында һәрвакыт Илнур абый үзе. Роза апа кибетчелеккә укыган кеше, шуңа да исәп-хисапка да , сәүдәгә дә оста. Гаиләңдә татулык хөкем сөрсә, тормышың да, сәүдәң дә әнә шулай гөрләп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250